Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда вакциналаштыру буенча telegram-бот эшли башлады

Telegram-бот ярдәмендә татарстанлылар үз шәһәрләрендә яки районында вакцинация пунктының якындагы пунктын белә, вакцинациягә языла, вакциналар турында иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар өйрәнә, шулай ук якыннары һәм дуслары белән мөһим мәгълүмат белән уртаклаша ала.

"Будем здоровы" чат боты Telegram мессенджерында эшли. Эшне башлап җибәрү өчен, сылтама буенча күчәргә кирәк https://t.me/vaccine_rt_bot яки болай дип эзләргә кирәк: telegram @vaccine_rt_bot.

Telegram-бота инициаторы һәм эшләүчесе - «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы. Агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, вакцинация мөмкинлекләре турында республика халкына төрле яклап мәгълүмат бирү – төп бурыч, дип ассызыклады. Дәүләт Думасы депутаты, 20 еллык стажы булган табиб Айрат Фәррахов сервисны уңай бәяләде. "Әлеге сервисны барлык дусларым, туганнарыма тәкъдим итәм. Татарстанлыларны вакцинация турында күбрәк белсен өчен сервистан файдалансын".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса