Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан бөтен Россиядән булачак аграрийлар җыелачак

Бөтен Россиядән аграр югары һәм урта махсус уку йортларының 200дән артык студенты «Кайтам» мәгариф программасында катнашачак.

Чара 12-16 сентябрь көннәрендә Лаеш районында «Звездный» укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә узачак. Гаризаны  5 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.

Белем бирү программасының максаты-булачак белгечләрне авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җәлеп итү, эш үзенчәлекләре белән танышу һәм алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге.

Татарстан республикасы Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков сүзләренә караганда, республикада дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә 800дән артык проект һәм чара тормышка ашырыла. Әлеге проектларның һәм чараларның 70% тан артыгы республиканың авыл муниципаль районнары яшьләре катнаша.

"Кайтам" проекты – ул дүрт көнлек лагерь гына түгел, ул авыл хуҗалыгы комплексында кадрлар белән тәэмин ителешне киләчәктә зур эшкәртүгә старт та. Әйтик, агымдагы елның октябрендә үк "Һөнәре буенча иң яхшы" бәйгесендә җиңүчеләрнең 24 кешедән торган төркеме Хорватиягә ике атналык стажировка үтәргә барачак. Шулай ук авыл хуҗалыгында яшәүчеләр арасында киләчәк һөнәрләрен үзләштерү буенча проект эшләү планлаштырыла. Аның кысаларында без инде дүрт ил белән эшләячәкбез, аларда бу һөнәрләр бар инде", – дип уртаклашты «Татарстан республикасы аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса