Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агростартап» грантын алуга конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү башлануын игълан итә

Документлар һәм гаризалар  14 июльдән 12 августка кадәр кабул ителә.

Татарстан республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы крестьян (фермер) хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен «Агростартап» грантын алу конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында хәбәр итә.


Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат, 307 нче кабинет.

Крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларын чакырып, крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамланганнан соң унынчы эш көненнән унбишенче көнгә кадәр үткәрелә.


Конкурс сайлап алуына кертелгән программада катнашучыларны тыңлау графигы Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылачак. Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә "Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр" бүлегендә, аннары «Милли проектлар», «Агростартап» бүлекчәләрендә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса