Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Enaecash “Туган тел” җырын хип-хоп стильдә башкарды

Enaecash псевдонимы белән чыгыш ясаучы Булат Алеев “Туган тел” җырын хип-хоп стильдә башкарган видео дөнья күрде.

Әлеге видео белән  “Яңа дулкын” ютуб-каналында танышырга була.


«Бу бит иң шәп шигырь! Син “и туган тел” дип әйтәсең, сиңа җавапка “и матур тел” диләр. Бу сүзләрне һәркем белә, барысы да ияләшкән. Кемгәдер мәгънә җитми икән, аның күп булган башка урынын күрсәтсеннәр”, – ди башкаручы әлеге трек турында.


Enaecash әйтүенчә, әлеге трекның башта музыкасы языла, аннары гына шул музыкага “Туган тел” сүзләрен куеп карыйлар. Җырчы төп максаты итеп халык җырларын яңартып җырлауны саный.


Алдагы көннәрдә Enaecash тагын 2 татар халык җырын үзгәртеп, яңача яңгырашта әзерләп чыгарырга исәпли. Алар да “Яңа дулкын” каналында урын алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса