Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда 2023 елга кадәр территорияләрне төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар циклы башлана

Татарстанда җәмәгать пространстволарын үстерү буенча масштаблы эш 2015 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланды. 6 ел эчендә республикада 443 территория төзекләндерелгән.

14 апрельдә «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы кысаларында 2022-2023 елларда территорияләрне төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар сериясе башлана. Фикер алышулар 16 муниципалитетта узачак.

Халык белән беренче очрашулар Алабуга һәм Нурлатта 14 апрельдә узачак. Икенче көнне фикер алышулар Теләче районының Баландыш авылында узачак. Башка районнар өчен даталар билгеләнгәннән соң, җәмәгать фикер алышуларының тулы графигы park.tatar. сайтында урнаштырылачак.

Мөһим деталь: бу елда яңартылачак объектларның киләсе чиратларын тормышка ашыру фикер алышулардан соң башкарылачак. Әмма аларны комплекслы итеп төзекләндерү өчен, территорияне 26 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында узачак тавыш бирүдә мөмкин кадәр күбрәк кеше сайларга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса