Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен 202 миллион сум акча бүлеп бирәчәк

Дәүләт ярдәме «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп», «Цифрлы белем бирү мохите» һәм «Һәр баланың уңышы» проектларын тормышка ашыруга тотылыр дип планлаштырыла.

Татарстанда 2021 елда мәгариф өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру максатыннан барлыгы  628 миллион сумнан артык акча тотылачак. Бу сумманың 202 миллион сумы республика бюджетыннан бүлеп бирелә.

 Казанда «Салават күпере» торак комплексында 1224 балага исәпләнгән мәктәп төзелешенә старт иреләчәк. Мөслим һәм Саба районнары мәктәпләренең спорт заллары да Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән ремонтланачак.

Илкүләм проект кысаларында, 2021 елда Татарстанның авыл мәктәпләрендә 114 «Үсеш ноктасы» үзәкләре оештыру, Казанның 98нче мәктәбе базасында «Кванториум» балалар технопаркын ачу, Казанда коррекцияле ике мәктәпнең матди-техник базасын яхшырту, шулай ук 26 белем бирү оешмасында (шул исәптән, 23 мәктәп һәм 3 урта һөнәри белем бирү оешмасы) компьютер һәм презентация җиһазларын яңарту планлаштырыла.

Республикада  илкүләм проектлар ярдәмендә моңа кадәр 110 белем бирү оешмасы заманча укыту һәм компьютер җиһазлары белән тәэмин ителгән иде.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 2019 елдан тормышка ашырыла башлады. Илбашы әлеге проектларның максатларын узган елның 21 июлендә имзалаган 474нче указы белән билгеләде. Аны башкача «май указы» дип тә атыйлар. 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса