Татарстанда дәүләт телләрен яңартылган стандартлар буенча укыта башлыйлар
Балаларны телләр белән таныштыру яңартылган формула буенча алып барылачак.
Республиканың дәүләт телләрен яңа формула буенча өйрәнүне үз эченә алган яңартылган белем бирү стандартларын хуплау мәсьәләсе 2021 елның җәенә хәл ителәчәк. Бу хакта Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Җитәкче сүзләренчә, федераль белем бирү стандартларының яңа буыны (ФГОС) эшләп бетерүнең финал стадиясендә.
Аның сүзләренә караганда, хәзер яңа Федераль закон проектларын РФ Президенты администрациясендә профильле эшче төркем өйрәнә. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча яңа ФГОСларны кабул итәчәкләр яки РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына эшләп бетерергә җибәрәчәкләр.
«Җәй башына кадәр без бу мәсьәлә буенча карарлар көтәбез. Бу бик мөһим, чөнки моның нигезендә безгә дәреслекләр һәм пособиеләр эшләргә кирәк булачак», — дип нәтиҗә ясады Илдар Гыйльметдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа