Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Быел Татарстанның йөз мәктәбендә регби дәресләре укытыла башлаячак

Татарстан республикасы спорт министрлыгы башлыгы «Стрела» регби клубы инфраструктурасы — Россиядә иң яхшыларның берсе, дип белдерде.

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов быел Татарстанның йөз мәктәбендә регби дәресләрен кертү планлаштырыла, дип белдерде.

«Без "Стрела" флагман клубының ничек үсүенә генә карамыйбыз. Без балалар-яшүсмерләр спорты белән дә шөгыльләнәбез. Быел без мәктәпләрдә регби башлап җибәрергә планлаштырабыз. Республикада 100гә якын мәктәпне колачларга һәм анда регби дәресләре укытырга телибез. Без студентлар регби лигасын булдырдык һәм расладык, ел да турнир уздырабыз. Анда елдан ел күбрәк командалар катнаша», — дип сөйләде Леонов  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Ул Россия Чемпионатының плей-оффында булачак беренче чирекфинал матчына багышланган иде.

 

Татарстан спорт министрлыгы башлыгы «Стрела» регби клубы инфраструктурасы — Россиядә иң яхшыларның берсе, дип белдерде һәм Казан регбичыларына сезонны уңышлы дәвам итүләрен теләде.

"Дөньяда Регби - бик популяр спорт төре. Безнең илдә, бигрәк тә соңгы вакытта, регби популярлыгы арта. Уенның сыйфаты да үсә. Бүген "Тулпар" стадионы-илнең иң яхшы регби стадионнарының берсе. Кайбер клубларның уен традицияләре һәм титуллары күп булуга карамастан, без инфраструктурага җитди әзерләндек. 2013 елда ук бу мәйданчыкны булдырдык. Узган сезонда бик җитди реновация үткәрдек. Бүген команда өчен алга таба хәрәкәт итү һәм нәтиҗә күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Команда үзен сезон дәвамында лаеклы күрсәтер дип өметләнәбез», — дип сөйләде Леонов.

«Стрела» белән Красноярскның «Енисей» командалары арасында регби буенча Россия чемпионатының 1/4 финалының беренче матчы 16 апрельдә Казанда «Тулпар»стадионында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса