Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Илкүләм проектлар ярдәмендә Татарстанның 78 белем бирү оешмасына компьютер җиһазлары кайтарылган

Узган ел республиканың 42 мәктәбендә "Үсеш ноктасы" үзәге ачылган.

 Мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектларны гамәлгә ашырылу нәтиҗәсендә Татарстанның 78 белем бирү оешмасына заманча укыту һәм компьютер җиһазлары кайтарылган. 

 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, үткән ел авыл, район үзәкләре, кечкенә шәһәрләрдәге 42 мәктәптә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды. Әлеге үзәкләр ачылган мәктәпләрдә матди-техник база да ныгытылган. 

 Арча, Алексеевск, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Мамадыш, Минзәлә районнарында урнашкан 6 авыл мәктәбендә спортзалларга ремонт ясалды.

Узган елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Казанда һәм Питрәч районында ике белем бирү учреждениесе ачылды. «Мәгариф» илкүләм проекты буенча Казанның Җиһанов һәм Бондаренко урамнарында ике мәктәп төзелде. 

Мәгълүм булганча, 2018 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан «2024 елга кадәр чорга Россия Федерациясен үстерүдә илкүләм максатлар һәм стратегик бурычлар турында»гы указына кул куелган иде. Илкүләм проектлар шул вакытта гамәлгә ашырыла башлады.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса