Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Коронавируска каршы иммунитет барлыкка килсен өчен ике тапкыр прививка ясатырга кирәк

Вакцина составында коронавирус үзе юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына COVID-19 белән чирләү мөмкин түгел.

Республикада бөтен теләгән кеше дә COVID-19 коронавирусына каршы вакцинация үтә ала. Инде 50 меңгә якын татарстанлы прививка ясаткан. Привиканы 2 тапкыр ясалгач кына иммунитет формалаша. 

 Икенче тапкыр вакцина 21 көннән соң ясала.

Белгечләр аңлатканча, вакцина кешедә була торган аденовирусның рекомбинант кисәкчәләреннән гыйбарәт. Аның составындагы S-аксым протеины коронавирус тышчасында да бар. Нәкъ шуңа карата иммунитет барлыкка килә.

Иммунитет формалашкан беренче чорда җәмәгать урыннарына бармаска, салкында йөрмәскә, битлек киеп сакланырга кирәк.

Коронавируска каршы иммунитет икенче вакцинациядән соң 3 атна үткәч барлыкка килергә тиеш икәнлеген әйтә медиклар. 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса