Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән вакцинацияләү дәвам итә

Вакцинаны теләгән һәркем бушлай кадата ала.

Татарстанда Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация теләге булган бөтен  кешегә дә ясала. Республикага «Спутник V» (Гам-Ковид-Вак) вакцинасы кайтарылды. Вакцинаны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге  ясаган.

Вакцинаның нәтиҗәлелеге 91,4 процентны тәшкил итә,  ул коронавирусның авыр формаларыннан һәм үлем очракларыннан кисәтеп, 100 процент нәтиҗә бирергә тиеш, дип бәяли белгечләр.

Вакцина 21 көн аерма белән ике тапкыр кадала. Иммунитет ике елга формалаша дип фаразлана.

Коронавируска каршы торырга ярдәм итүче вакцинацияне бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә үтү мөһим. Вакцина составында Covid-19 барлыкка китерә торган коронавирус үзе юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына чирләп китү куркынычы янамый, диләр белегечләр. 

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса