Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Россиядә беренче компактлы шәһәр электромобилен Татарстан Президенты сынап карады

Рөстәм Миңнеханов «Кама-1» электромобиле турында: "Ничек сиңа бу, Илон Маск?"

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре барышында Россиядә беренче компактлы «Кама-1» шәһәр электромобилен сынап карады, дип хәбәр итте республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

«КАМАЗ» фәнни-техник үзәгенең сынау полигонында Татарстан Республикасы Президенты шушы электромобильдә йөреп карады. «Менә дигән машина, бик уңайлы. Яшьләр өчен, шәһәргә чыгу өчен — иң мөһиме», — дип бәяләде ул.

Instagram социаль челтәрендәге битендә Рөстәм Миңнеханов сәфәр видеосын тәкъдим итте. Ул, электромобильләр җитештерә торган иң танылган Tesla компаниясе генераль директорына ишарә белән шаяртып: «Ничек сиңа бу, Илон Маск?» — дип язган. 

«Кама-1» электромобиле «КАМАЗ» ГАҖ тарафыннан Санкт-Петербург политехника университеты белән берлектә эшләнгән. Хәзер машина күпләп чыгару алды үрнәгендәге сәнәгать статусында урнашкан. Ул сынаулар һәм кирәкле сертификацияне узды.

Смарт-кроссовер литий-ионлы аккумулятор белән җиһазландырылган. Электр двигателе тизлекне сәгатенә 150 километрга кадәр арттырырга мөмкинлек бирә, зарядкасыз гына энергиясе 250 километрга җитә. Машина йөртүчегә ярдәм итүнең интеллектуаль системасы бар.

Батареялар гадәти режимда алты сәгать, тизләтелгән режимда 20 минут эчендә тулысынча корыла. 6,7 секунд эчендә сәгатенә 100 километрга кадәр тизлеккә җитә.

 

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса