Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Купорос эчкәннәр һәм этләр өчен эшләнгән препаратлар кулланганнар: табиб татарстанлыларның бәйрәмнәр вакытында нәрсәләр белән агулануларын атады

Токсикологлар дару һәм химреагентлар кулланган ваемсыз татарстанлыларны коткарып кала алган.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан токсикологлары очрашкан агулануларның иң гадәти булмаган очраклары билгеле булды. Алар арасында эчке органнарның химик реагенттан пешүе һәм эт дарулары белән дәвалану. Бу хакта Андрей Кузьмин белән әңгәмәсе вакытында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина сөйләде.

Беренче очракта сүз яңа елның беренче көнендә токсикологик бүлеккә кергән 60 яшьлек хатын-кыз турында бара. Ул игътибарсызлыктан яшел төстәге бакыр купоросы — химик реагент эчкән.

Бу бик куркыныч агу, ул кеше эченә бик күп зыян китерә. Аның оныгы гальванопластика белән шөгыльләнгән, һәм реагентны сок шешәсенә сок шешәсенә салып куйган. Әби баллы су йотарга теләп,  хастаханәнең токсикологиягә бүлегенә эләккән", - диде табиб. Әлеге өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарып кала алганнар.

Узган бәйрәмнәрдә агулануның икенче гадәти булмаган очрагы дәвалану белән бәйле булган. Токсикологиягә килгән пациентка  сүзләренчә,  ул озак вакытлар Индонезия пляжында алынган паразитлардан арынырга омтылган.

Дәвалану өчен ул үзенең венасына этләр өчен препарат кертергә булган. Нәтиҗәдә, ул препарат  аңны югалту, кан басымы төшү, организмның барлык органнары һәм системаларының эше бозылуга китерә. Нигә ул моны эшләгән дигән сорауга пациентка болай дип җавап биргән: “Этләргә булышкач, нигә миңа ярдәме тимәскә тиеш әле?”, - дип сөйләде ТР баш токсикологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса