Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Уфадан көмеш медаль белән

14-16 июнь көннәрендә Уфаның «Нефтяник» стадионында футбол буенча 2011 елгы егетләр арасында сайлап алу турниры узды.

Биредә  Магнитогорск, Төмән, Чиләбе, Оренбург, Октябрьск, Пермь һәм башка шәһәрләрдән килгән 22 команда катнашты. Татарстан данын исә бу турнирда  Ирек Низамов җитәкчелегендәге Әлмәт спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады.

Яшь футболчылар беренче көнне «В» төркемендә Уфаның  «СШОР-3-2»  һәм «АЛГА» командаларын җиңеп, төркем этабын уңышлы гына  уздылар. Икенче көнне әлмәтлеләр бары пенальти сериясендә генә «Уфа» уенчыларын уза алдылар. Якшәмбе көнне ярым финалда Уфа шәһәренең «Футбол академиясе»н тар-мар итеп, этапның хәлиткеч матчта әлмәтлеләр Уфаның «СШОР-3» командасына оттырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса