Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Радик Гафуров: «Көрәш рухи яктан көчлеләр өчен»

Спортны үз иткән яшьләр шактый. Миңлебай авылында туып-үскән Радик Гафуров нәкъ менә шундыйлардан. Үзенә бары тик 21 яшь кенә булса да, бүген ул татар-башкорт көрәше буенча ике тапкыр Россия чемпионы, билбау көрәше буенча 3 нче урын иясе һәм 6 тапкыр Сабантуй батыры.

- Радик, көрәшкә, гомумән, спортка ничек кереп киттең?

- Авылда яшәп, шунда ук укыганга күрә, төрле секцияләргә йөрергә җай булмады. Теләгән очракта шәһәргә барып, шөгыльләнергә булгандыр инде. 2011 елда авылда көрәш буенча түгәрәк ачтылар. Аның җитәкчесе һәм тренеры Марат Яруллин иде. Сабантуйларда карап торып, кызыга идем көрәшкә. Шушы яңалыкны ишеткәч, уйлап та тормыйча бардым һәм әкрен генә керешеп киттем. Хәзер 8 ел инде көрәштә.

- Нәселеңдә көрәшчеләр бармы?

- Бабам - көрәшче. Элеккеге көрәш профессиональ рәвештә булмаса да, әлеге дә баягы Сабантуйларда ярышып, бүләкләр алып, күңел ачканнар. Бабайның буй-сыны, авырлыгы кечкенә булса да, үзеннән икеләтә авырракларны җиңел салган. Шуңа күрә көрәшкә мәхәббәт нәселдән килгән миңа.

- Остазларың кемнәр?

- Әйткәнемчә, беренче тренерым Марат абый Яруллин. Шулай ук Рузил Ганиев, Ильяс Билалов белән дә эшләргә туры килде. Казанга укырга киткәч, Азат абый Әхәтов карамагында әзерләнәм.

- Тренировкаларың кайда уза?

- Спорт академиясендә укыганга күрә, әзерләнү ягыннан җиңелрәк. Уку процессы күпчелек әзерлеккә дә корылган. Шуңа күрә академиядә укыйм да, әзерләнәм дә. Ә инде төрле ярышлар алдыннан Әлмәткә кайтам, чөнки бөтен көч – туган якта, якыннарда. Үз кешеләрең белән, таныш спортзалларда әзерләнү барыбер уңайлырак.

- Казанышларың белән уртаклаш әле.

- Минем копилкада инде 6 сарык – 6 тапкыр Сабантуй батыры булдым. 3 тапкыр Миңлебайда, 1 тапкыр Әлмәтнең үзендә, Михайловкада һәм Самара өлкәсендә. Ярышларга килгәндә, 2014-2015 елларда яшьләр арасында 2 тапкыр Россия чемпионы булдым, быел билбау көрәшендә 3 нче урын алдым. Әкрен генә дөнья чемпионатына әзерләнәбез. Анысы ноябрь аенда көтелә.

- Ярышларга әзерләнгәндә, нәрсәсе иң авыры: үз үлчәвеңә җитүме, әллә башка яклары да бармы?

- Иң авыры, минемчә, көчеңне җыю, рухи яктан әзерләнү. Авырлык категорияңә туры килү дә җиңел түгел. Мин үзем 75 кг үлчәү категориясендә. Авырлыкны җыю яки ташлау шулай ук проблемалар тудыра ала. Һәрбер спортчының үз ысуллары бар. Шуңа күрә үз-үзеңне һәрвакыт формада тотарга кирәк.

- Спортта гына түгел, башка өлкәләрдә дә ярышлар вакытында кем-кемне җиңәчәген көндәшләр бер-берсе белән алдан сөйләшеп куя. Ни өчен эшләнә бу?

- Бу килешүләр үзләренә зыян килмәсен, бер-бер җирләрен җәрәхәтләндермәсеннәр өчен эшләнә. Урынсыз калмас өчен дә сөйләшүләр булгалый.

- Кулыңны йөрәгеңә куеп, «мин беркайчан да алдан сөйләшеп, урыннар алганым юк» дип әйтә аласыңмы?

- Әйтә алам. «Мине әкрен генә салып, җиң әле» дип сораганнары бар. Ә үзем кем беләндер сөйләшеп, соранып йөргәнем юк. Андый хәлгә калырга да теләмим.

- Шундый хәлне күз алдыңа китер әле. Сиңа ике төрле тәкъдим ясыйлар: бер авылда җиңүчегә төп приз итеп машина бирәләр, ә бер республикада Сабантуй батыры исеме һәм яулык бирәләр, ди. Кайсысын сайлар идең?

- Кызык сорау. Көрәшченең төп максаты нәрсә? Россия, Дөнья чемпионы кебек данлы исемнәр алу. Ә Сабантуй батыры – күңел өчен генә. Әйтик, ел буе әзерләнәбез, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашабыз. Бу сезон беткәч, җәй көне Сабантуйлар китә. Милли бәйрәмнәр федераль ярышлардан бөтенләй аерыла. Ул көрәшчеләр өчен, дөресен әйткәндә, «шабашка» вакыты. Шуңа күрә мин шәхсән машина бирә торган кечкенә авылга барыр идем.

- Көчле һәм шул ук вакытта тыйнак та көрәшче егетләргә кызларның күзе төшә. Син дә кызлар игътибарына сусамыйсыңдыр...

- Күзләре төшкән күп булыр алар. Белеп торсыннар: йөргән кызым бар.

- Киләчәгеңне ничегрәк күз алдыңа китерәсең? Спортта каласыңмы яки башка уйларың бармы?

- Киләчәк турында сөйлисем килми. Өзеп кенә берни дә әйтеп булмый. Һәркемнең үз юлы, планнары бар. Әлбәттә, үзвакытында өйләнергә дә, эшләргә дә кирәк. Шуны гына әйтә алам, спорттан китәргә җыенмыйм. Тормыш башка өлкәдә сынап караса да, спортзалга юлны онытмам.

- Спортта, көрәштә беренче адым ясаучыларга киңәшләрең нинди булыр?

- Көрәшкә үз теләгең белән кереп китсәң, тиз генә чыга алмыйсың. Минем танышлар арасында да үзләре ярышып, үзләре башкаларны әзерләп, аннары китеп, берничә елдан кире кайткан кешеләр бар. Менә шушы берничә ел эчендә күпне югалтасың, әлбәттә. Безне академиядә балалар белән дә сөйләшергә өйрәтәләр, нинди ысуллар белән тәрбияләргә икәнлеген аңлаталар. Тик баланың үзендә булмаса, аны бернәрсә дә эшләтеп булмый. Шуңа күрә көрәшкәме, башка спорт төренәме, беренче чиратта, теләк белән барырга кирәк. Ул уку белән дә, шәхси тормыш белән дә бергә үрелеп барачак. Физик һәм мораль яктан авыр, билгеле. Үзеңне дөрес итеп әзерләргә, кыйммәтләреңне барларга кирәк дип уйлыйм. Көрәш рухи яктан көчлеләр өчен. Моны мин үз мисалымда аңларга өлгердем.

Алсу Мансурова

Фото шәхси архивтан

 

Блиц-опрос:

- Авыл яки шәһәр?

- Шәһәр.

- «Лада» яки «Тойота»?

- «Тойота».

- Кара яки ак?

- Ак.

- Чибәр кызмы яки тәмле ашарга пешерә торганымы?

- Ашарга пешерә торганы.

- Өчпочмак яки пицца?

- Өчпочмак, әлбәттә.

- Үз-үзең белән тынычлыкта калумы яки шау-шулы урынмы?

- Шау-шу.

- 5 минут озаграк йоклаумы яки 30 минут алдан килүме?

- Алдан килү.

 

 

Гафуров Радик Марат улы

Туган көне: 1998 елның 28 феврале.

Туган җире: Әлмәт районы Миңлебай авылы.

Белеме: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе.

Кумирлары: «Кемгәдер охшарга теләмим, үземне үзем «төзим». Минем кумирларым юк».

Хобби: «Спорт белән уку вакытымның күп өлешен ала. Аерым хоббием юк. Ашарга яратам!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса