Әлмәт таңнары

Мини-футбол буенча әлмәтлеләр икенче урында

16 ноябрь көнне Әлмәттә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең традицион Спартакиадасы кысаларында, мини-футбол буенча йомгаклау ярышлары узды.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Әлмәт муниципаль хезмәткәрләре командасы икенче, Яр Чаллы өченче булды, ә Казаннан килгән катнашучылар беренче урынны яулау бәхетенә иреште.

Әлеге Спартакиада республикада 2012 елдан бирле үткәрелеп килә. аңа Ул үз эченә чаңгы, волейбол, бадминтон, мини-футбол, өстәл теннисы, җиңел атлетика, йөзү һәм шахмат  буенча ярышларны  үз эченә ала.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: