Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

"Метрошка" кабат Әлмәткә килә

25-26 апрель көннәрендә шәһәр стадионында икенче тапкыр балалар өчен “Метрошка” регионара ишегалды футбол уены фестивале узачак.

Ә 27 апрель көнне Әлмәт үзендә Россиянең өч регионынан  килгән командаларны кунак итәчәк. Бу юлы ярышларда егерме балалар футбол дружинасы катнашачак, ә көрәш ике яшь категориясендә: зурлар (2006-2007 еллар) һәм кечкенәләр (2008 – 2009 еллар) арасында узачак.

Әгәр элек үз шәһәрләрендә җиңгән командалар шунда ук Суперкубокка юллама алса, хәзер аларга тагын бер сынау - зона квалификация ярышларын узарга кирәк, - дип хәбәр итә «МЕТРОШКА» балалар спортын үстерүгә ярдәм итү фонды директоры Анастасия Танаева.

27 апрельдә 12.00 сәгатьтә Әлмәт “Көнбатыш” зонасының иң яхшы командаларын кабул итәчәк. Финалга чыгу өчен безнең уенчылар Отрадный (Самара өлкәсе), Октябрьский (Башкортстан Республикасы), Бөгелмә (Татарстан Республикасы) кунаклары белән көч сынашачак.

Фото: Екатерина Кузнецова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса