Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә муниципаль хезмәткәрләр көч сынашты

Ел саен республикада муниципаль хезмәткәрләр арасында спартакиада уздырыла.

18 ноябрь көнне балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең футбол манежында мини-футбол буенча турнир старт алды. Турнирда республиканың 48 төбәгеннән килгән команда катнашты.

Кичә Әлмәттә шәһәр башкарма комитет вәкилләре ярышты. Мини-футбол буенча ярышлар нефтьчеләр төбәгендә беренче ел гына уздырылмый. Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре белән беррәттән,  Әлмәт командасы иң көчлеләрдән санала.

2012 елдан дәүләт хезмәткәрләре арасындагы ярышлар Казан шәһәрендә уза. Күптән түгел генә бу традициядән читләштеләр. Хәзер муниципаль хезмәткәрләр республика шәһәрләре һәм районнары буенча сәяхәт итә. Әлеге юнәлештә эшләү хезмәттәшләрдә тәҗрибә алмашуга ярдәм итә.

 

Фото:https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса