Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре җиңү белән кайтты

6-7 декабрь көннәрендә Лениногорск шәһәрендә яшүсмерләр арасында Советлар Союзы Герое И.А. Заварыкин истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча республика турниры узды.

Әлеге ярышларда Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Яр Чаллы, Казан, Азнакай, Зәй, Бәләбәй, Баулы, Можга, Кама Тамагы шәһәрләре һәм Урысу бистәсеннән килгән  220 спортчы катнашты.

Бу ярышларда Әлмәт шәһәре данын  Олимпия резервы спорт мәктәбенең  грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче  22 спортчы яклады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең егетләр  Әлмәткә бер алтын, бер көмеш һәм бер бронза медаль алып кайттылар.

1 нче урын Руслан Балтабаев (38 кг авырлык категориясендә);

2 нче урын Данияр Миңнегәриев (32 кг авырлык категориясендә);

3 нче урын Азат Шакиров (35 кг авырлык категориясендә).

Тренерлары – Э. Гаджиев, Д. Корнилов, А. Вәдыйгуллин, Д. Гатиев,  һәм Т Мингалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса