Әлмәт таңнары

Әлмәтнең яшь каратэчылары җиңү яулап кайтты

11-12 май көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә каратэның “Тулы контакт” һәм “С3-ката соло” дисциплинары буенча Татарстан республикасы кубогына ярышлар уздырылды.

Турнир Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган иде.  Ярышларда Россиянең өч регионыннан килгән 170 иң көчле спортчы катнашты.  Биредә Әлмәт данын   “Сейкен” каратэ клубы спортчылары яклады.

Турнир нәтиҗәләре буенча,  Кәрим Зарипов, Данил Таҗиев, Алена Реутова һәм Алексей Раков үз яшь категорияләрендә 1 нче урынга лаек булдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: