Әлмәт таңнары

Әлмәт районы беренчелегендә 125көрәшче көч сынашты

Әлмәтнең Олимпия резервы спорт мәктәбендә 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Әлмәт муниципаль районы Беренчелеге булып узды.

Әлеге ярышларда Әлмәт шәһәренең спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 125 көрәшче катнашты. Ярышлар 11 авырлык категориясендә ике келәмдә барды.

Ярышларны ачу тантанасында Әлмәт районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы  Дмитрий Бакалдин, Әлмәтнең "Туше" грек - рим көрәше федерациясе рәисе Николай Богданчиков, Әлмәтнең "Туше" грек-рим көрәше федерациясе башкарма директоры Геннадий Золкин  катнашты.

Әлмәт спортчылары биредә матур көрәш күрсәттеләр

Реклама

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Әлеге ярыш нәтиҗәләре буенча  киләчәктә республика ярышларында шәһәребез данын яклаячак җыелма командасы  формалашты.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: