Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт өлкәннәре ЗУР җиңүләр белән кайтты

Казанда пенсионерларның тугызынчы Республика Спартакиадасы узды. Ярышлар “КАИ-Олимп” мәдәният-спорт комплексында узды.

Биредә республиканың район һәм шәһәрләреннән килгән 450 кеше катнашты.

Безнең район командасы республиканың муниципаль районнарыннан 14 шәһәр командасы арасында гомумкоманда беренчелегендә иң актив катнашып, 2 нче урынга ия булды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча  2 нче урынга өстәл тенисы буенча Наил Хисәметдинов, йөзү буенча нче Светлана Краснова, дартс уены буенча  Раиф Раббаниев, ә 3 нче урынга  җиңел атлетика буенча  Юлия Маннанова лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса