Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт кызлары Башкортстаннан җиңү белән кайтты

13-14 ноябрь көннәрендә Уфа шәһәрендә Салават Юлаев истәлегенә 2005-2006 елгы егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча ачык республика турниры узды

Бу ярышларда Башкортстан, Татарстан, Чиләбе өлкәсе, Чуаш Республикасы, Казахстан, Удмуртия, Пенза һәм Оренбург өлкәләреннән килгән 200 спортчы катнашты.

Әлмәт шәһәре данын Олимпия резервы спорт мәктәбенең ирекле көрәш бүлегендә шөгыльләнүче 12 спортчы тәкъдим итте.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә спортчыларыбыз  нефтьчеләр төбәгенә ике көмеш һәм ике бронза медаль алып кайту бәхетенә ия булдылар.

 36 кг авырлык категориясендә Евгения Горшкова – 2 нче урын;

 66 кг авырлык категориясендә Ангелина Григорьева – 2 нче урын;

 33 кг авырлык категориясендә  Ульяна Радионова – 3 нче урын;

62 кг авырлык категориясендә Дарина Сабитова – 3 нче урын.

Кызлар Олимпия резервы спорт мәктәбендә тренерлары Эльмира Насыйбуллина  җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса