Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт кызлары алдынгылар рәтендә

4-9 февраль көннәрендә Салават шәһәрендә спорт акробатикасы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды.

Бу ярышларда Идел буе федераль округының 560 ка якын спортчысы катнашты. Әлмәт шәһәре данын Олимпия резервы спорт мәктәбенең 16 тәрбияләнүчесе яклады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә, Элина Галиева һәм Рената Хабибуллина МС (13-19) программасы буенча икенче призлы урынны яуладылар. Кызларны һәм аларның тренерларын В.Семакинаны һәм З.Семакинаны әлеге җиңүләре белән ихластан котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса