Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре җиңү белән кайтты

7-8 февраль көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә 2008-2009, 2010-2011 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ачык шәһәр беренчелеге ярышлары булып узды.

АндаТатарстан һәм Башкортстаннан килгән 300 гә якын яшь көрәшчеләр  катнашты. Бу ярышларда нефтьчеләр каласы данын Олимпия резервы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче 62 спортчы яклады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең егетләр Әлмәткә  дүрт алтын, бер көмеш һәм дүрт бронза медаль алып кайтты.

Беренче урынга 24 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Артем Морозов, 26 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Рахман Гасыймов, 36  килограммга  кадәр авырлык категориясендә Ринат Шәймарданов һәм 44 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Марат Уразбахтин лаек дип табылды.

Икенче урынга 41 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Руслан Балтабаев ия булды.

Өченче урынны 32 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Рамазан Халиков, 36 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Абдиджон Дәүләтов, 40 килограммга  кадәр авырлык категориясендә Илназ Давлитов  һәм 69 килограммга  кадәр авырлык категориясендә  Гор Геворгян лаек дип табылды.

Егетләрнең тренерлары – Д.Корнилов, Э.Джанвелян һәм А.Вәдыйгуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса