Әлмәттә агачлар утырттылар
Экология

Әлмәттә агачлар утырттылар

Әлмәтне яңа агачлар бизәячәк.

«Саулык» паркында эш кайнап торды: Әлмәт шәһәренең политехник техникумы һәм һөнәри көллияте студентлары өрәңге, миләш һәм юкә үсентеләре утырттылар. 

"Шәһәрне яшелләндерү" программасы кысаларында агач утырту эшен экология департаменты хезмәткәрләре оештырды.