Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт каратистлары - Бөтенроссия турниры җиңүчеләре

Каратэ кекусинкай буенча IX Бөтенроссия ачык турниры 8-10 ноябрь көннәрендә Петрозаводск шәһәрендә узды.

Турнирда Россия Федерациясенең иң көчле спортчылары катнашты.Татарстан данын Казан, Яр Чаллы һәм Әлмәт көрәшчеләре яклады. Турнир ката һәм кумитэ юнәлешләре  буенча үтте.

Нефтьчеләр төбәге данын «Сейкен» кекусинкай каратэ клубыннан өч спортчы яклады. Турнир нәтиҗәләр буенча Алексей Раков белән Алена Реутова 3 нче, ә Кәрим Зарипов 2 нче урынга лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса