Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт боксчылары яңа медальләр яулады

16-17 ноябрь көннәрендә Җәлил бистәсендә «Җәлилнефть» нефть-газ чыгару идарәсе оешуга 60 ел һәм Җәлил бистәсенең 55 еллыгын бәйрәм итү кысаларында бокс буенча республика турниры узды.

Турнирда арасында республиканың Минзәлә, Түбән Кама, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Җәлил, Әлмәт  шәһәрләреннән килгән 77 спортчы катнашты.

Әлмәтлеләр өчен бу ярышлар бик уңышлы булды.

24 кг авырлык категориясендә беренче урынга Дамир Фәләхов, 34 кг авырлык категориясендә Кирилл Коростелев,  44,5 кг авырлык категориясендә Эмиль Галиев һәм 34 кг авырлык категориясендә Таһир Нуруллин ия булды. 

Икенче урынга 34 кг авырлык категориясендә Илья Федоров, 54 кг авырлык категориясендә Риналь Гарипов, 46  кг авырлык категориясендә Антон Андиряков һәм 52 кг авырлык категориясендә Ренат Галләмов лаек дип табылды.

Ә өченче урынны 56 кг авырлык категориясендә Эмиль Шәйхинуров һәм 57 кг авырлык категориясендә Арсений Мингалиев алды.

Егетләр  «Девон-Юность» бокс клубында тренерлары Р. Низамиев һәм С. Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса