Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алинәбезгә күз тидеме әллә?

Алинә Заһитова Туринда узган Гран-при финалында күрсәтмә чыгышлардан баш тартты.

Алинә Заһитова медицина күрсәткечләре буенча Гран-при финалында күрсәтмә чыгышлардан төшеп калды. Бу хакта спортчы кыз фигуралы шуу буенча гала-кичә башланыр алдыннан хәбәр итте.
“Күрсәтмә чыгышларда катнаша алмавым бик кызганыч, чөнки кичә сикергәндә җайсыз егылдым. Әмма сезнең теләктәшлек белдерүегез күңелемне җылыта. Моның өчен зур рәхмәт”, — диде спортчы.

17 яшьлек Алинә Заһитова Туринда Гран-при сериясе финалында соңгы, алтынчы урынга калды. Кызганычка каршы, ирекле программа вакытында спортчы, ике аксель сикергәндә егылып, аягына зыян китерде.

Туринда узган Гран-при финалында Русия кызлары беренчелекне бирмәде: 16 яшьлек Алена Косторная җиңүче булды, 15 яшьлек Анна Щербакова көмеш медаль яулады, 15 яшьлек Александра Трусова өченче урынга чыкты.

Фото: скриншот Инстаграм

https://kiziltan.rbsmi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса