Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Ак Барс” уены: “коры” исәп белән җиңү, капкачы рекорды, 400нче уен, 100нче алка

“Ак Барс” – “Авангард” уены исәбе – 3:0.

Бүген Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясенең ике лидер командасы очрашты. Казанның “Ак Барс”ы Омск шәһәренең “Авангард” командасын кабул итте. Матч 3:0 исәбе белән “Ак Барс” файдасына тәмамланды.

Моңа хәтле әлеге ике команда 3 март көнне, узган сезонның плей-офф этабында очрашкан иде. Ул вакытта “Ак Барс”, сериянең дүрт уенында да “Авангард”ка җиңелеп, кубок өчен көрәштән төшеп калган иде.

Көндәш команда составында 2018 елда “Ак Барс” составында Гагарин Кубогын җиңгән Роб Клинкхаммер, Алексей Потапов һәм Роман Манухов бар иде.

Әлеге матч “Ак Барс” һөҗүмчесе Эмиль Галимов өчен Континенталь хоккей лигасында 400нчесе булды.

Беренче периодтаалка кертүчеләр булмады.

Икенче период.Бишенче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Михаил Фисенко исәпне ачты (1:0).

Өченче период.Икенче минутта Владислав Кара “Ак Барс” өчен гол кертте (2:0). Период ахырында “Авангард” капкачысын алтынчы уенчыга алмаштырды. Унсигезенче минутта Джастин Азеведо буш капкага гол кертте, бу Азеведоның “Ак Барс” өчен 100нче алкасы булды. Исәп – 3:0.

Бу “Ак Барс” капкачысы өчен сезонда алтынчы “коры” уены булды. Тимур Биләловның капкасына алка керттермичә уйнау вакыты 282 минуттан артты. Бу – “Ак Барс” командасында капканы иң озак вакыт “коры” калдыру буенча рекорд.

Командалар составы:

“Ак Барс”: 
Биләлов (Рейдеборн);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Тихонов, Педан – Хенкель;
Фрэттин – Основин – Лукоянов, Рукавишников – Юдин;
Э. Галимов – Глухов – Фисенко (Кара), Журавлёв.

“Авангард”:
Бобков (Судницин);
Широков – Семёнов – Адригетто, Бондарев – Покка;
Шумаков – Клинкхаммер – Бек, Мартынов – Войнов;
Дедунов – Стась – Потапов, Манухов – Франсон;
Макаров – Пьянов – Кошелев.

“Ак Барс” командасының составында үзгәрешләр булды. Сакчы Игорь Ожиганов “СКА” уенчылары Роман Рукавишников һәм Виктор Тихоновка алмаштырылды, бу уенчылар “Авангард”ка каршы матчта катнашты. Шулай ук, “Ак Барс” сакчы Дамир Мусин урынына “Спартак”тан Вячеслав Лещенконы үз тарафларына кабул итте.

14 ноябрь көнне “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Чиләбенең “Трактор” командасын кабул итәчәк. Матч 19:00 сәгатьтә башлана. 

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса