Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт көрәшчеләре яңа ярышларга әзерләнә

Җыеннарда 55 кеше катнашты.

Ел саен август аенда, көрәш сезоны башланыр алдыннан Әлмәт "Ак бүре" көрәш Федерациясе яшь батырлар өчен спорт җыеннары үткәрә. Быел алар 14 - 24 нче августта уза. Җыеннарда 55 бала катнаша.

Тренировкалар "Чатыр-тау Арена" спорткомплексында уздырыла.  Җыеннар барышында балалар төрле спорт юнәлешләре буенча
 шөгыльләнәләр, көрәш алымнарын үзләштерәләр. Тренерлары алар белән файдалы киңәшләре белән уртаклаша. Тренировкалар шулай ук ял итү программасы белән дә үрелеп бара. "Тренерлардан минем белән бергә Идуард Халәфутдинов, Фәнил Минһаҗев, Руслан Нургалиев, Айдар Вадигуллин балалар белән җыеннарны үткәрүдә катнашалар. Бүгенге көндә сентябрь ахырында, октябрьдә узачак республика ярышларына әзерлек алып барабыз. Җыеннарда Әлмәт районы секцияләренә йөрүчеләр катнаша- Әлмәт, Тайсуган, Габдрахман, Колшәрип, Кәләй, Мәмәт авылы егетеләре. Тагын 5 егет Бугурусланнан килде, Лениногорск районы Иштирәк авылыннан ике егет бар",- дип билгеләп үтте Әлмәт "Ак бүре" көрәш Федерациясе башкарма директоры Рузиль Ганиев.

Спорт җыеннарын югары дәрәҗәдә уздыру "Татнефть" хәйрия фонды
ярдәме белән мөмкин булды.  "Спортны, көрәшне үстерүгә керткән саллы өлешләре өчен тренерлар, көрәшчеләр исеменнән Әлмәт көрәш федерациясе җитәкчеләренә, нефтьчеләргә, иганәчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез",- диде Рузиль Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса