Әлмәт спортчылары ГТО физкультура-спорт комплексы фестивалендә җиңү яулады
Ярышлар Татарстан шәһәрләре һәм районнары арасында узды.
Казанда Татарстан республикасы шәһәрләре һәм районнары арасында «Суперфинал» дип аталган ГТО бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Барлыгы 8 команда катнашты, дип хәбәр итә районның физик культура, спорт һәм туризм идарәсе.
1 нче урынны-Әлмәт, 2 нче урынны – Саба районы, өченче урынны Чаллы спортчылары алды.
Фото: Әлмәт районының физик культура, спорт һәм туризм идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа