"Яшел Фитнес» әлмәтлеләрне бушлай тренировкаларга чакыра
Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.
«Яшел Фитнес» проектын оештыручылар барлык спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны бушлай тренировкаларга чакыра.
11 июльгә расписание:
9.00 сәгатьтә тренер Мария Чиркова Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында бодифлекс 50+ буенча күнегүләр уздырачак.
17.30 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында тренер Лиана Махлеева белән пилатес буенча тренировкалар узачак.
«Сәламәтлек» паркында 19.00 сәгатьтә растяжка буенча күнегүләр узачак. Тренер: Алия Газизҗанова.
Катнашу өчен сайтта теркәлергә кирәк.
Барлык тренировкалар да бушлай һәм теләсә кайсы яшьтәге кешеләр өчен туры килә, дип хәбәр итә оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа