Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә югары уку йортлары студентлары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар узды

Анда егетләр дә, кызлар да катнашты.

Әлмәттә югары уку йортлары арасында район студентлары спартакиадасы кысаларында җиңел атлетика буенча ярышлар узды. Бу хакта шәһәрнең физик культура һәм спорт идарәсе  хәбәр итә.

Кызлар 100 м, 400 м һәм 800 м дистанцияләрдә ярыштылар, егетләр – 100 м, 400 м һәм 1500 м дистанцияләрдә ярыштылар.

Нәтиҗәләр буенча егетләр арасында 1 нче урынны-Әлмәт нефть институты, 2 нче урынны – Казан инновацион университетының Әлмәт филиалы, 3 нче урынны ТИСБИның Әлмәт филиалы студентлары алды. Кызлар арасында шулай ук беренче урында – нефть институты, икенче урында-Казан инновацион университетының Әлмәт филиалы студентлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса