Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

2022 елда Әлмәттә триатлон һәм велосипед узышы үткәрү даталары билгеле булды

Музыкаль ярыммарафонның кайчан узачагы турында мәгълүмат пәйда булды.

Timerman спорт сериясе ярышларының яңа сезонына теркәлү башланды. Ярышлар Татарстанда 2022 елның маеннан октябрь аена кадәр узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте. «Tour de Tatarstan» шоссе ярышлары Әлмәттә 2022 елның 12 июнендә узачак. Теләүчеләр үз көчләрен 25 км, 50 км яки 100 км дистанцияләрдә сынап карый алачаклар. Триатлон Әлмәттә 2022 елның 30 июлендә булачак. Әлмәт музыка ярыммарафоны 10 сентябрьдә узачак. Теркәлү, яшь чикләүләре һәм ярышлар кагыйдәләре белән Timerman сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса