Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә тхэквондо буенча ачык турнир узды

Анда Казан, Алабуга, Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы, Зәй, Менделеевск шәһәрләреннән 12 команда катнашты. Шулай ук Чуашстан һәм Удмуртия Республикалары спортчылары да бар иде.

«Мирас» спорт комплексында Әлмәт муниципаль районының тхэквондо буенча ачык турнир узды.

Әлмәт данын тренер Равшан Уринбоев тәрбияләнүчеләре  яклады. 


Тантаналы ачылышта шәһәрнең спорт идарәсе башлыгы Дмитрий Бакалдин һәм ярышларның баш хөкемдары Ринат Сәмигуллин катнашты. Алар спортчыларга гадел көрәш, матур җиңүләр теләделәр һәм турнирга старт бирделәр.


Нәтиҗәдә, спортчылар арасында 40 комплект медаль уйнатылды.

 Әлмәт спортчылары 3 алтын, 6 көмеш һәм 11 бронза медаль яуладылар!
Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса