Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шугалакта шуар чаклар

Кышкы чорда шәһәребезнең үзәгендә урнашкан шугалакка йөрү күп кенә гаиләләрдә традициягә әверелде.

Пандемия белән бәйле чикләүләргә карамастан, халыкның күңелен күтәрү өчен быел да нефтьчеләр бик нык тырышты.

Заманча технологияләр һәм һава температурасы үзгәрешләренә чыдам булырлык җиһазлар кулланып эшләнгән шугалак инде һәрвакыттагыча республикада беренчеләрдән булып 13 ноябрьдә үк ачылды. Аның янәшәсендә генә мәһабәт Яңа ел чыршысы да калкып чыкты. Гомумән, нәрсә генә булса да, Яңа ел барыбер булачак дигән искәрмә белән һәм иң мөһиме әлмәтлеләр төшенкелеккә бирелмәсен өчен башкарылган зур хезмәт бу.

Биредә үз тимераягыңны алып килеп тә шуарга була, прокат хезмәте дә эшли. Түләү бәяләре бер сәгать шууга исәпләнгән. Теләге булганнар куркынычсызлык экипировкасы да алырга мөмкин, кулланып тору өчен комплект 60 сумга чыга.

Моннан тыш шугалакта тимераякларны үткенләп тә бирәләр әле. Бер пар өчен 200 сум түләү каралган. Эш вакыты 10.00 дән алып кичке 17.00 сәгатькә кадәр. Ә менә ял һәм бәйрәм көннәрендә ни өчендер әлеге хезмәт күрсәтелми.

Шунысын да белеп торырга кирәк, боз өслеге билгеле бер сәгатьләрдә даими чистартылып тора. Киемнәрне саклау камерасы да эшли, бәясе - 50 сум. Тимераякны прокатка алучылар өчен киенү-чишенү бүлмәләре уңайлы һәм җылы итеп көйләнгән. Ә менә үз тимераяклары белән килгәннәргә бирегә түгел, ә махсус палаткаларга юнәлергә туры килә. Тик биредә прокатка алу бүлмәсендәге кебек үк җылы түгел. Шугалак администрациясе бу уңайдан аңлатмасын бирде.

- Җылыткычлар әлегә палатка идәннәрендә генә урнаштырылды, һава температурасы түбәнәю белән асылмалыларын да куячакбыз. Үз тимераяклары белән шугалакка килгән әлмәтлеләр бу уңайдан борчылмасыннар, биредә дә озакламый бик җылы булачак, - дип белдерде шугалак хезмәткәрләре.

Әйткән сүз - аткан ук, шулай булачагына бер шик тә юк. Нефтьчеләр эшләсә - җиренә җиткереп, халык өчен дип эшли.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса