Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә укучыларның шәһәр спартакиадасы уза

Финалга  Әлмәтнең иң көчле 8 командасы узды. 

Мәктәп укучыларының спартакиадасы баскетбол белән ачылды.   

 Спартакиада кысаларында үткәрелә торган «Кэс-баскет» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабында 19 команда катнашты. Финалга кадәр бары тик шуларның 8 иң көчлесе генә узды.

"Командалар яхшы әзерләнгән. Күп кенә мәктәпләрдә секцияләр яхшы эшли, укытучылар шөгыльләнә. Сәләтле балалар да күренә, алар өчен бу ниндидер этәргеч булыр, чөнки балалар киләчәктә дә мондый ярышларда теләп катнашачак", - ди физик культура, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Рифат Рәхимҗанов.

Муниципаль ярышларда җиңүчеләргә тиздән республиканың иң көчле командалары арасында уйнарга туры киләчәк. Спартакиаданы шахмат турнирлары, футбол һәм волейбол дәвам итәчәк. 22 ноябрьдә егетләр арасында баскетбол буенча финал узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса