Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәтнең ике яшь боксчысы төбәкара турнирда алтын медаль яулады

Ярышлар Ульяновск шәһәрендә узды.

Әлмәттән 13 яшьлек боксчылар «Б» классында бокс буенча «Икар» бокс клубы призына үткәрелгән XXI төбәкара турнирда беренче урыннар яуладылар.

21 нче мәктәптән Илназ Йосыпов 44 кг авырлык категориясендә иң яхшысы булды, ә 16 нчы мәктәптән Роман Манукян 46 кг авырлык категориясендә җиңү яулады. Үсмерләр тренерлар Раджив Низамиев һәм Сергей Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.

Ульяновск шәһәрендә узган турнир Россиянең спорт мастеры Андрей Молоканов истәлегенә оештырылган иде. Ярышларда Оренбург һәм Самара өлкәләреннән, шулай ук Башкортстаннан һәм Татарстаннан 180 спортчы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса