Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт спортчысы грек-рим көрәше буенча Россия беренчелегенең бронза призеры булды

Бөтенроссия ярышлары финалына бөтен илдән 489 иң көчле көрәшче җыелды.

Олимпия резервы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Кобин Ярослав - грек-рим стилендә көрәшүче 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында Россия беренчелегенең бронза призеры булды.

Ярослав 13-16 апрельдә Уфа шәһәрендә СССРның атказанган тренеры Владимир Борман истәлегенә 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Россия беренчелегеннән республика һәм шәһәргә бронза медаль алып кайтты.

Ярослав 41 кг авырлык категориясендә көрәште.

Ул Волгоград өлкәсе, Калмыкия, Кырым көндәшләрен ышанычлы рәвештә узып китте.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, Кобин Ярослав грек-рим көрәше буенча Россия Федерациясе җыелма командасына керде. Хәзер аны Мәскәү өлкәсендә узачак җыелма команданың тренировка чарасында катнашу көтә.

Спортчыны шундый югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз, син - безнең горурлыгыбыз!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса