Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт йөзүчеләре Россия чемпионатында призлы урыннар яулады

Ярышларда Россиянең 41 шәһәреннән 700 спортчы һәм 65 клуб катнашты.

16-18 апрельдә Саранск шәһәренең су спорт төрләре сараенда йөзү буенча "Мастерс" категориясендә ХХІХ Россия чемпионаты узды.

 

23 нче “МЕНЕДЖЕР” мәктәбенең физик культура укытучысы Ишмөхәммәтов Альберт Альфред улы һәм “ТАТНЕФТЬ”спорт комплексының йөзү буенча тренеры Шәвәлиев Илдар Фәрит улы безнең шәһәр һәм республика данын якладылар.

50-54 яшьлекләр арасында Ишмөхәммәтов Альберт 400 м га комплекслы йөзүдә 3 урынны яулады.

40-44 яшьлекләр арасында Шәвәлиев Илдар 200 м га комплекслы йөзү буенча 3 нче урынны алды һәм 400 м га шул ук дисциплинада 2 нче урынны яулады.

Спортчыларыбызны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса