Әлмәттә бадминтон буенча Татарстан кубогына сайлап алу ярышлары узды
Спорт

Әлмәттә бадминтон буенча Татарстан кубогына сайлап алу ярышлары узды

Анда Әлмәт, Мөслим, Азнакай һәм Лениногорск районнарыннан барлыгы 81 спортчы катнашты.

10 нчы гыйнварда  2 нче урта мәктәпнең спорт залында бадминтон буенча Татарстан республикасы кубогына көньяк-көнчыгышның сайлап алу ярышлары узды.

2007 елда туган үсмерләр арасында Мәрдәншин Раил 2 нче урынны, Сафиуллин Данияр 3 нче урынны алды. Кызлар арасында Вафина Амелия 1 нче урынны яулады. 
2003-2006 елларда туган үсмерләр арасында Макаров Даниил 1 нче урында, 2 нче урында Медведев Максим, 3 нче урында Медведев Вадим.


Кызлар арасында Котдусова Карина 1 нче урынны яулады.


Әлмәт спортчыларын җиңүләре белән котлыйбыз һәм Казанда узачак ярышларда уңышлы чыгыш ясауларын телибез!