Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт авиамодельчеләре призлы урыннар алдылар

Ярышларда Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Минзәлә, Саба һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 35 яшь авиамодельче катнашты.

F-1-N F-1-N-150 планерларының  модельләре классында шәхси-команда беренчелегенә авиамодель спорты буенча республика ярышлары узды.


Әлмәттән педагог Григорий Китаев җитәкчелегендә “Яшь техниклар станциясе” командасы катнашты. Ярышлар тугыз команда арасында өч яшь төркеме буенча планерлар модельләренең ике классында узды. Модельләр кул белән һәм катапульта ярдәмендә җибәрелде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча F-1-N планерлар классында Солтанов Тимур, Гаязов Шамил, Сабиров Самат командасы 1 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә Солтанов Тимур (өлкән яшьтәге төркем), Гаязов Шамил (урта төркем) һәм Сабиров Самат (кече төркем) чемпион булдылар. Канзафаров Батыр бронза призер булды. Шәхси беренчелектә Гатина Сабина көмеш призер булды.

Барлык җиңүчеләр дә диплом һәм медальләр белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса