Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә грек-рим көрәше буенча Татарстан республикасы беренчелеге узды

Республика дәрәҗәсендәге ярышларга әлеге яшь категориясендәге иң яхшы көрәшчеләр җыелды.

8-9 гыйнвар көннәрендә безнең шәһәрнең “Татнефть” спорт комплексында 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булды.

Ярышларны ачу тантанасында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов катнашты.
Беренчелекнең дәрәҗәле кунаклары арасында ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе, Татарстанның спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин, Әлмәт шәһәренең «Туше» грек-рим көрәше федерациясе рәисе, ТР Спорт көрәше федерациясе вице-президенты, классик көрәш буенча Советлар Союзының спорт мастеры Николай Богданчиков, «Татнефть» компаниясенең социаль объектлар белән идарә итү җитәкчесе Александр Верия бар иде.


Ярышларны ачу тантанасында Тимур Нагуманов шәһәрнең олимпия резервы спорт мәктәбе спортчыларына һәм тренерларына мактау грамоталары тапшырды, ә мәктәпнең оештыру - массакүләм бүлеге мөдирен “физик культура отличнигы” билгесе белән бүләкләде.


Татарстан беренчелегендә Әлмәт шәһәрен 10 спортчы тәкъдим итте.


Балалар матур көрәш һәм сыйфатлы, профессиональ әзерлек күрсәтеп, бик яхшы чыгыш ясадылар.


Ярыш нәтиҗәләре буенча Әлмәтнең 6 көрәшчесе җиңү яулады, 1 спортчы көмеш һәм 3 спортчы бронза призерлар булды.

 
Зырянов Роман, Давронов Хәкимҗан, Хайретдинов Максим, Закиров Ришат, Насыйбуллин Гадел, Сабаев Михаил 1 нче урынны яуладылар.

2 нче урынны Сәлахетдинов Ренат алды.


Морзаханов Эмиль, Төхбәтуллин Илдан һәм Маврин Павел 3 нче урынны алдылар.


Без көрәшчеләрне һәм аларның тренерларын котлыйбыз һәм Идел буе федераль округы беренчелегендә җиңүләрен телибез!

 

Фото: Әлмәт олимпия резервы спорт мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт