Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Татарстанда 91 яшьлек әбине бәрдереп, «Гранта» автомобиле йөртүче авария урыныннан качкан

Юл һәлакәте Латыш Укчылары урамындагы 7нче йорт ишегалдында булган.

Казанда «Лада Гранта» автомобиле арты белән хәрәкәт иткән вакытта, 91 яшьлек әбине бәрдереп, авария урыныннан качып киткән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Узган ялларда Латыш Укчылары урамындагы 7нче йорт ишегалдында «Лада» автомобилен йөртүче 67 яшьлек ир-ат арты белән хәрәкәт иткән вакытта өлкән яшьтәге җәяүлене бәрдергән һәм авария урыныннан качып киткән. Әмма «качкын»ны бик тиз тапканнар», - дип белдерделәр Дәүләт автоинспекциясендә.

Нәтиҗәдә, әбинең кулбаш сөяге сынган.

Фото:архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса