Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Авариядә имгәнгән 25 яшьлек Әлмәтлене Казан хастаханәсенә вертолетта илткәннәр

25 яшьлек кыз 9 сентябрьдә юл һәлакәтендә җитди имгәнүләр алган.

Воронеж шәһәре янында юл һәлакәтенә очраган Әлмәттә яшәүче хатын-кызны Республика клиник хастаханәсенә санитар авиация вертолеты кайтара. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт Воронеж өлкәсендә 9 сентябрьдә булган — машина йөртүче идарәне югалткан һәм автомобиль юл кырыена төшеп киткән.

«Авариядә өч кеше зыян күргән, аларның икесе җиңелчә җәрәхәтләнгән. Зыян күргән өченче кеше артыннан бүген иртән Воронежга Татарстан Республика клиник хастаханәсенең санитар авиациясе вертолеты очты», — диделәр хастаханәнең матбугат хезмәтендә.

Әлмәттә яшәүче 25 яшьлек хатын-кызны бүген кичкә вертолет Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә кайтарырлар дип көтелә.

Медицина учреждениесе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, бу — хастаханәдәге санитар авиациясенең шундый ерак арага беренче очышы. 

 

Фото: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X