Әлмәттә электр самокатындагы мәктәп укучысы  җиңел машина тәгәрмәче астына эләккән
Юлларда

Әлмәттә электр самокатындагы мәктәп укучысы җиңел машина тәгәрмәче астына эләккән

Бала төрле җәрәхәтләр алган.

Әлмәтнең Төхвәтуллин урамы, 5 адресы буенча тугыз яшьлек электр самокатчысы белән юл һәлакәте булган.  ЮХИДИнең җирле бүлегендә хәбәр итүләренчә, укучы машина юлын җайга салына торган җәяүлеләр кичүе аша чыгарга омтылган. Бала «ВАЗа-2112»тәгәрмәчләре астына эләгә. Зыян күргән яшь электросамокатчыны хастаханәгә китергәннәр. Аның кулында җәрәхәтләр булган. Күрсәтелгән медицина ярдәменнән соң зыян күрүчене өенә озаталар.

Фото: ЮХИДИ идарәсе