Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Бурычын түләмәгән әлмәтле машинасыз калды

Әлмәттә автоинспекторлар суд приставлары белән бергә уртак рейдка чыкты

11 гыйнварда Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ТР буенча федераль суд приставлары хезмәте белән берлектә Әлмәт шәһәре урамнарында аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән өчен административ бурычлары булган затларны ачыклау буенча рейд үткәрделәр.

Уртак рейд барышында әлмәтленең Шевроле Нива маркалы транспорт чарасы кулга алынган.  Аның 30 мең сумнан артык административ бурычы булган.  Суд приставлары шунда ук автомобильгә арест салган.

Бурычлы кешегә административ бурычларын түләмәгән очракта автомобильнең бурычны түләү исәбенә сатылырга тиешлеге аңлатылды.

 

 

Фото: Дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса