Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында «Тоннель» операциясе вакытында 11 хокук бозучы штраф алган

Инспекторлар 167 автомобильне тикшергән.

28 ноябрьдә Әлмәт районында "Тоннель" операциясе булды. Ул аек булмаган автомобиль йөртүчеләрнең  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән иде. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.

Әлеге операция барышында инспекторлар 167 машинаны тикшергән һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 11 очрагын ачыклаган. Сигез машина йөртүче куркынычсызлык каешлары өчен, икесе аек булмаган хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен, берсе аек булмаган хәлдә кабат идарә иткән өчен һәм хезмәткәрнең транспорт чарасын туктату турындагы таләпләрен үтәмәгән өчен штраф алган.

 

Фото: дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса