Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт тирәсендә урнашкан төбәк юлларының өч участогында төзекләндерү эшләре төгәлләнде

Эшләр «куркынычсыз сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында башкарылды.

Татарстанда Әлмәт тирәсендә урнашкан автомобиль юлларының өч участогында ремонт эшләре тәмамланган. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшләр «куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында башкарылды. Бөгелмә-Лениногорск трассасында 1,6 км озынлыкта 3,455 км дан 5,1 км га кадәр участок ремонтланган.

"Барлык объектларда да асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләү катламын җәю, вак таш – мастик асфальтобетоннан өске катлам җәю, гомуми мәйданы 53323 кв.метр булган вак таш яки асфальт-гранулят белән юл кырыйларын ныгыту эшләре башкарылды", - дип ассызыкладылар министрлыкта.

Шулай ук башка эшләр дә башкарылды. Мәсәлән, Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт автоюлында 3 суүткәргеч торба ремонтланды. Бөгелмә-Лениногорск юлы участогында асфальт-бетон катламын фрезерлау эшләре башкарылды.

Моннан тыш, һәр объектта юл тамгалары, юл билгеләре һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен сигнал баганалары каралган.

 

 

Фото: ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса